Балтач районы прокуратурасы хәбәр итә

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Балтач районы прокуратурасы аңлатуынча, транспорт чарасын йөртүче исерек килеш медицина тикшерүе узу турында вәкаләтле затның законлы таләпләрен үтәмәве РФ КоАПның 12.26 статьясында каралган административ хокук бозу составын барлыкка китерә.

Күрсәтелгән хокук бозуны кылган өчен гражданин, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1,5-ике елга кадәр мәхрүм итеп, утыз мең сум күләмендә административ штрафка дучар ителергә мөмкин.

Шул ук вакытта, РФ КоАП 12.26 ст.буенча җаваплылыкка тартылганнан соң, ел дәвамында гражданин янә исерек килеш автомобиль белән идарә итсә яки исерек хәлдә тикшерү узудан баш тартса, бу РФ ҖК 264.1 ст. да каралган җинаять составын тәшкил итә, аның өчен җаваплылык ике елга кадәр иректән мәхрүм итү яки өч елга кадәр билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

Әлеге нигезләмәләр исерек булу фактына карамастан кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International