2022 елның 29 мартында җаваплылыгы чикләнгән “Смәел” җәмгыяте базасында , расланган график нигезендә, тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. Бу хакта безгә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач мунициципаль районы буенча Баш дәүләт инженер-инспекторы Марат Габдрахманов хәбәр итте.
Техник карауга 32 берәмлек техника, шул исәптән 22 прицеп тәкъдим ителде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, техника бик яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән. Узган еллардагы кебек үк, хуҗалыкта техниканы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләренә тулы җаваплылык белән карыйлар. Югары квалификацияле механизаторлар һәм инженер хезмәте белгечләре белән тәэмин ителеш техниканы югары техник әзерлектә тотарга һәм аны куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләре белән даими тотарга мөмкинлек бирә.

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы шулай ук хуҗалыкның әлеге хуҗалыкта озак еллар хезмәт куйган, үз эшен зур җаваплылык белән башкаручы баш инженер- Хәбибуллин Ринат Рәис улының эшен, техниканы тиешле дәрәҗәдә әзерләгәне өчен аерым билгеләп үтте.
"Язның бер көне ел туйдыра" - дип юкка гына әйтмиләр. Сүзен йомгаклап, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы буенча Баш дәүләт инженер-инспекторы Марат Габдрахманов авыл хезмәтчәннәренә язгы кыр эшләрен вакытында һәм уңышлы башкаруларын теләде.