"Кызыл юл" АХҖК базасында техник карау узды

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Кагыйдә буларак, трактор яки башка төр үзйөрешле машинага ия хуҗа, ширкәт директоры, фермермы, шәхси затмы, милекне инвентаризацияләргә тиеш. Техник карау барышында машинаның дәүләт теркәү номерларының документларда билгеләнгән теркәү номерлары белән туры килүе ачыклана, тракторист-машинистларда үзләренә беркетелгән техника белән идарә итү хокукы турында таныклык булу мәсьәләсе дә игътибардан читтә калмый. Транспорт чараларының һәм агрегатларның техник торышы да үзеннән - үзе аңлашыла торган факт-җентекле тикшереләчәк. Техосмотр вакытында медицина аптечкасы, ут сүндергеч, авария билгесе, машиналар өчен автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисы булуы да яңалык түгел. Шулай ук техник тикшерү узмаган транспорт чараларын файдалану фактлары да штраф салынуга чик куелачак.

2022 елның 28 мартында , расланган график нигезендә, «Кызыл юл» АХҖК базасында тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды.

Кооператив механизаторлары һәм инженерлары тракторларны, аларга тагылмаларны һәм башка үзйөрешле машиналарны әзерләүгә зур җаваплылык белән караганнар. Авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыгу, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасын куркынычсыз эксплуатацияләүнең нигезе- төзек техника икәнлеген яхшы аңлыйлар. Барлык тәкъдим ителгән техника, шул исәптән 38 берәмлек техника һәм 24 аларга тагылма, техник карауны уңышлы узды, әзерлек бик яхшы иде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, "Кызыл юл" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе-Хәйруллин Фердинанд Нургаян улы техник карау алдыннан техникаларга күзәтү ясап,эчке техник карау уздырды. Бу исә  аның үз эшенә бирелгән, җаваплы җитәкче булуын тагын бер кат раслый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International