2022 елның 3 февралендә "Балтач" ял паркы шугалагында, "Хыял" яшьләр үзәге коллективы Балтач районы оешмалары арасында "Керлинг",олимпия төр спорт уенының финалын үткәрде. Фналда “Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе", "Балтач 1 нче балалар бакчасы", Балтач РЭСы, "Мафия", "Звезда", "ПЧС-110", Карадуган гимназиясе ,Салавыч авыл җирлеге командалары көч сынашты .
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын-Карадуган гимназиясе
2 урын-«Балтач 1 нче балалар бакчасы»
3 урын " Мафия "(җыелма команда)
4 урын – "Салавыч авыл җирлеге"
Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.
Чара өчен «Хыял» яшьләр үзәге педагог – оештыручысы - Фәйзрахманова Г.Н. җаваплы.