29 гыйнвар көнне “Хыял” яшьләр үзәгендә районыбыз студентлары арасында “Балтач ел студенты-2021” премиясе узды.
“Балтач ел студенты” премиясендә катнашу өчен студетлардан 19 гариза керде, алар арасында 12 студент номинация буенча җиңүче итеп билгеләнде.
Җиңүчеләрне котлау өчен Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәел улы Гайнетдинов, Балтач район башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Заһидуллин чакырылган иде. Илһам Фидәел улы Гайнетдинов үз чыгышында студентларны бәйрәм белән котлады һәм укуларында уңышлар теләде. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Рөстәм Рафис улы Заһидуллин бәйрәм белән котлап, студентларның укуларын уңышлы тәмамлауларын һәм районыбыз үсешенә зур йогынты ясауларын теләде.
“Балтач ел студенты-2021” премиясе нәтиҗәләре:
“Ел ачышы” номинациясе:
- Муллагалиев Васил(Куныр)
“Иң яхшы җәмәгатьче” номинациясе:
- Низамова Мәликә (Балтач)
- Шәйхиева Язгөл (Арбор)
“Иҗади шәхес” номинациясе:
- Корбанова Чулпан (Бөрбаш)
- Гатауллина Әдилә (Норма)
- Нуриева Алсинә (Балтач)
“Иң яхшы волонтер” номинациясе:
- Шигапов Ислам (Балтач)
- Низамиев Наил (Балтач)
“Интеллект” номинациясе:
- Шакиров Рәмзил (Бөрбаш)
- Маннапов Ранил (Балтач)
“Иң яхшы спортчы” номинациясе:
- Минмуллин Илназ (Чепья)
“Гран –При” номинациясе:
- Бариев Иршат (Балтач).