Балтач «Форпост» үзәге Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган чара үткәрде

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

2022 елның 27 гыйнварында «Геройлар аллеясы» паркында «Блокадалы икмәк» акциясе кысаларында, Халыкара «Холокост корбаннарын искә алу көне» кысаларында, Балтач  «Форпост» үзәге , Юнармия, волонтерлар, сугыш ветераннары, Балтач урта мәктәбе һәм Балтач гимназиясе укучылары, «Факел» клубы, «Хыял» яшьләр үзәге хезмәткәрләре һәм Балтач муниципаль районы гражданнары катнашында патриотик чара - митинг үткәрелде.

Чараны оештыруда Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Ф.Гайнетдинов, Балтач районы хәрби комиссары В. Н. Вәлиев катнашты.

Митингта Балтач муниципаль районыннан 56 кеше катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International