2022 елның 25 гыйнварында "Балтач" ял паркы шугалагында, «Хыял» яшьләр үзәге коллективы Балтач районы эшче яшьләре арасында «Керлинг» олимпия төре ярышын үткәрде.
"Керлинг" - Олимпия команда спорт төре, анда командалар чиратлап мишень ягына ("өй") махсус ташлар җибәрергә тиеш.
Ярышларда «Куяннар», «Звезда», «Чәчәкләр», «Самоцветы» командалары катнашты . Ярыш нәтиҗәләре буенча финалга «Звезда»командасы чыкты.
Командалар «Хыял»яшьләр үзәге исеменнән истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Ярышларны үткәрү өчен «Хыял» яшьләр үзәге педагог-оештыручысы Фәйзрахманова Г.Н. җаваплы.
.jpg)