2022 елның 23 нчы январь конне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Арбор авылыннан Бәхтиярова Халидә Хәйретдин кызын район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Халидә апа яшьтәшләре белән сугышнын беренче көненнән колхоз эшендә эшли. Анда төрле авырлыклар куеп хезмәт итәлэр. Бүгенге көндә ветеран балалары, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә ихтирамда һәм муллыкта яши.