Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия утырышы

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Бүген, 22 гыйнвар көнне тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Утырышта Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, халык мәшгульлеге үзәге, салым хезмәте, пенсия фонды, статистика һәм башка хезмәт җитәкчеләре катнашты.

– Эшләгән кеше лаеклы хезмәт хакы алырга тиеш. Әгәр эш бирүче хезмәткәргә яшәү минимумы күләменнән кимрәк түләсә, алар административ җаваплылыкка тартыла, – диде башкарма комитет җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез: РФ Премьер-министры Михаил Мишустин 2021 елга яшәү минимумы күләмен билгели торган боерыкны имзалады, ул 11 653 сум булачак. Эшкә сәләтле кешеләр өчен — 12 702, балалар өчен — 11 303, пенсионерлар өчен 10 022 сум.

Айдар Хәйретдинов белдергәнчә, уртача хезмәт хакы күләме буенча Балтач районы республикада түбән урыннарда бара, бу беренче чиратта "соры базар" белән дә бәйле. Күп кенә эшмәкәрләр, салымнардан качып, хезмәт хакын конвертлата бирә. Теркәлмичә генә өендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр дә шактый. "Үзмәшгульләр" турындагы яңа канун нигезендә, алар белән дә аңлату-аңлашу эшләре алып барырга кирәклеге әйтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International