2021 елның 20 гыйнварында Бөрбаш авыл китапханәсендә Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Р.Р. Галимуллин рәислегендә дүртенче чаырылыш Бөрбаш авыл җирлеге Советының бишенче утырышы узды. Утырышта Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Н.Н.Сабирзянов, Балтач районы прокуроры А.Ш.Низамиев, Бөрбаш авыл җирлегенең участок инспекторы И.Н.Ахметов, Бөрбаш авыл җирлеге депутатлары һәм оешма җитәкчеләре катнашты.
Дүртенче чакырылыш Бөрбаш авыл җирлеге Советының бишенче утырышында түбәндәге көн тәртипләре каралды:
1. Бөрбаш авыл җирлеге башлыгының 2020 елга отчеты.
2. Бөрбаш авыл җирлегенең 2020 елда бюджет үтәлеше.
3. Бөрбаш авыл җирлегенең участок инспекторы Ахметов И.Н. отчеты.
