«Мәрхәмәт - Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе 2023 елның 9 мартында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә социаль ятимлек һәм гаилә иминлеге мәсьәләләре буенча «хатын-кыз игътибары» кайнар линиясен 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр оештыра.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сылтама буенча Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре эшчәнлегенә мониторинг үткәрә https://forms.gle/5Cr5AZU4xQYxrkxE6.
4нче март көнне «Батыр» яшьләр үзәге эшләүче яшьләр арасында бильярд буенча турнир үткәрде.
Рус пирамидасы, шулай ук рус бильярды дип тә атала, бу бильярд формасы, ул тар лузалар белән зур бильярд өстәлендә уйналына. Ул Көнчыгыш Европада, шулай ук элеккеге Советлар Союзы/Көнчыгыш блок илләрендә популяр. Көнбатыш илләрендә бу уен пирамидалы бильярд дип атала, яисә профессиональ түгәрәкләрдә Пирамида гына.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү(Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ сайтының "оператив мәгълүмат" бүлегенә интернет-сылтама мәҗбүри!)
02.03.2023 сәгать 13.30 да Балтачның «Форпост» үзәге лазер коралыннан ату буенча ярыш уздырды, 8 Март көне уңаеннан Балтач районының 5нче номерлы балалар бакчасы хезмәткәрләре арасында ярыш үткәрелде.
Архивтан хәбәрләр
01.03.2023 елның 13.00 сәгатендә Балтачның «Форпост» үзәге отряды әгъзалары һәм яшүсмерләр белән видеоролик карады. Бу чарада Балтач муниципаль районы гаскәрләре ветераннары лидерлары катнашты.
2 март көнне "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында "Дуслык таулар күчерә" дип аталган бәйрәм үтте. Чарада Карадуган, Түнтәр, Нөнәгәр авылы мәктәпләрендәге коррекцион сыйныфларда белем алучы укучылар һәм аларның әниләре катнашты.
Районыбызда яшь гаиләләрнен торак шартларын яхшырту максатыннан, «Яшьләрне торак белән тәэмин итү» программасы эшләп килә. Бу программада катнашунын төп шарт булып ир белән хатынга 35 яшь тулмаган, гаилә яши торган торак 18 кв.метрдан артмаска тиеш. Әлеге программада катнашучы гаилә Татарстан Республикасының теләсә-кайсы почмагында йорт, фатир сатып алырга яки йорт төзергә хокуклы.
Барлык мәгълүматлар буенча сорауларны 8(84368)2-45-96 номерына шалтыратып яки район башкарма комитеты яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә (221 бүлмә) мөрәҗәгать итәргә була.