Балтачның "Форпост" үзәге 8 Мартка багышланган ярыш уздырган

2023 елның 3 марты, җомга

02.03.2023 сәгать 13.30 да Балтачның «Форпост» үзәге лазер коралыннан ату буенча ярыш уздырды, 8 Март көне уңаеннан Балтач районының 5нче номерлы балалар бакчасы хезмәткәрләре арасында ярыш үткәрелде.

     Ярышлар Балтач районында пневматик коралдан ядрә белән атуны популярлаштыру һәм үстерү, ярышларда катнашучыларның осталыгын арттыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, шулай ук иң яхшы традицияләрне саклау максатыннан үткәрелде.

      Чараны оештыруда Балтачның "Форпост" үзәге директоры Ф. Ш. Гыйлемҗанов һәм МГ. М. Әсхәтдинова катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International