Бу бәйрәм күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген символлаштыра, Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплы булуыбызны искәртә. 9 июнь көнне Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Без бердәм булганда, без җиңелә алмыйбыз» дигән квиз – уен үткәрделәр. Без күп милләтле Россия җирендә яшибез, илебез тарихы турында ниләр беләбез? Иң мөһим дәүләт символлары турындагы белемнәрен “Балтач” паркында ял итүчеләр әлеге уен аркылы аша тикшерделәр.
8 июньдә Казанда социаль хезмәткәрләр көнен бәйрәм итүгә багышланган республика чарасы узды.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш бүлекчәсе белгече Зиганшина Гүзәл Марсовна “2023 елда социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә һөнәри осталык Бөтенроссия конкурсының” төбәк этабында җиңүче булып тантаналы чарада диплом һәм сертификат белән бүләкләнде.
12 июнь илебез тарихында үзенчәлекле дата - Россия көне билгеләп үтелә.
Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме илебезнең һәр төбәгенең, шул исәптән Татарстанның һәм туган районыбыз Балтачның да көчен һәм бербөтенлеген гәүдәләндерә. Безнең өчен әлеге бәйрәм - тынычлык, теләктәшлек, милли бердәмлек көне. Ул Ватанны ярату, туган җиребез белән горурлану, буыннар бәйләнеше кебек төшенчәләрне дә берләштерә.
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән