12 июньдә илебездә Россия көне билгеләп үтелә

2023 елның 13 июне, сишәмбе

Бу бәйрәм күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген символлаштыра, Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплы булуыбызны искәртә. 9 июнь көнне Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Без бердәм булганда, без җиңелә алмыйбыз» дигән квиз – уен үткәрделәр.  Без күп милләтле Россия җирендә яшибез, илебез тарихы  турында ниләр беләбез? Иң мөһим дәүләт символлары турындагы белемнәрен “Балтач” паркында ял итүчеләр әлеге уен аркылы аша тикшерделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International