14 декабрь көнне Урта Көшкәт авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары катнашында «Ришвәтсез ил» темасына рәсем бәйгесе уздырды.
13 нче декабрь көнне Көшкәтбаш авыл китапханәсендә “Конституция – илнең төп законы” темасына мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Смәел авыл китапханәсендә РФ конституциясе көне уңаеннан “Мин яратам сине, Россия” темасына викторина үткәрелде.
12 декабрь көнне Урта Көшкәт авыл китапханәсендә 7 сыйныф укучылары өчен «Конституция-закон» темасына викторина уздырылды. Чарада 9 укучы катнашты.
12 декабрь көнне Чепья авыл китапханәчесе, Россия Федерациясе конституциясе көне уңаеннан, Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Россия конституциясе турында” дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрде. Чара барышында тарихи вакыйгаларга тукталып киттек. Әңгәмә барышында Россия Федерациясе Конституциясе- гражданнарны төп хокукларын һәм ирекләрен гарантияләүче, аның дәүләт төзелешен ачыклаучы төп закон икәнен расладык. Һәм нәтиҗәдә, Ватаныбызның, сынауларны үтеп, үсешкән ил буларак сакланып калуына, якты киләчәгенә нигез салынуына инандык.Очрашуны шигырьләр укып тәмамладык.
Геройлар көне уңаеннан 2018 елның 10 декабрендә Россия Герое Олег Исаевның әти-әнисе Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин катнашындагы тантаналы чарада булып кайттылар.
11 декабрь көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» инновация технологиясен тормышка ашыру кысаларында «Авыручыларны тәрбияләү һәм тернәкләндерү чараларының роле һәм әһәмияте " дигән темага бишенче дәрес булып узды
«Әниләр көне» проекты кысаларында 2018 нче елның 11 нче декабрендә “Наз” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Зарипова Балтач урта мәктәбе укучылары белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче гаиләдә булдылар.
Кили авыл китапханәчесе , Ватан Геройлары көне уңаеннан , Норма урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары катнашында “Батырлар турында мәңгелек хәтер” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде. Әлеге чарада районыбыз батырлары, илебез Геройлары турында презентация күрсәтелде.
11 декабрь көнне Борнак авыл китапханәсендә “Конституция- төп законыбыз” темасына әңгәмә үткәрелде. “12 декабрь-Россия Конституциясе көне” исемле китап күргәзмәсе ясап куелды.