Удмурт һәм мари мәдәнияте фестивале

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

1 март көнне Балтач мәдәният үзәгендә удмурт һәм мари мәдәнияте фестивале узды. Бәйрәм күргәзмә-сату белән башланып китте, 1 кат фойесында кунакларны халык дәртле җырлары һәм биюләре белән каршы алды, шулай ук барысын да Удмурт һәм Мари милли ризыклар белән сыйладылар. 19.00 сәгатьтә фестиваль башланды, чарада "Лейся наша песня" район конкурсында җиңүчеләр чыгыш ясады. Шулай ук фестивальгә кунаклар - Кукмара районы Нырья мәдәният йортының Сугова С. И. җитәкчелегендәге "Сактон" удмурт халык фольклор ансамбле һәм Прохорова Н.Ф. җитәкчелегендәге Арборский мәдәният йортының "Арбор вел" мари ансамбле чакырылган иде.. Алар тамашачыларга үзләренең җирле фольклор композицияләрен бүләк иттеләр. Фестиваль ахырында барлык катнашучыларга да мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын яхшырту өчен дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International