2019 елның 2 мартында 7: 00 сәгатьтә Балтач ш.т. п. һәм Чепья авылында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды, аларда район халкы кулай бәяләрдән кирәкле продуктлар сатып ала алды.
Ярминкәдә авыл хуҗалыгы оешмалары, фермер хуҗалыклары, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре катнашты.
Ярминкәгә бәйрәм алды көннәрендә аеруча ихтыяҗ булган продукцияләр : ит, кош, казылык әйберләре һәм ит ярымфабрикатлары, балык продукциясе, җиләк-җимеш, кулинария һәм кондитер әйберләре, шулай ук шикәр, он, ярмалар, макарон әйберләре, сөт һәм сөт продукциясе, сырлар, бал һ.б сатылды.
Моннан тыш, ялгыз яшәүче ветераннарга, пенсионерларга, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга ярминкәдән азык-төлек китерү өчен социаль такси хезмәте эшләде. Социаль такси өчен транспорт «Хуҗалык-эксплуатация хезмәте» тарафыннан бирелде, ә җибәрү эшен Балтачның «Наз»халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре үз өстенә алды.