10 март көнне Ярак-Чурма авылында Масленица бәйрәме үткәрелде. Балалар һәм өлкәннәр өчен төрле спорт уеннары оештырылды. Кунаклар барлык конкурсларда да актив катнаштылар. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм ахырында традиция буенча карачкы яндырдылар.
2019 елның 7 мартында Шеншенэр авылында «Батыр» яшьлэр узэгендэ гаиләләр арасында «Әти, әни, мин-спортлы гаилә» дигән спорт – күңел ачу уенының икенче зона этабында тубэндэге командалар катнашты.
10 нче март көнне Балтач чаңгы трассасында Балтач районы җитәкчесе призына чаңгы ярышлары булды. Бу ярышларда лаеклы итеп Бөрбаш авыл җирлеге башкарма комитеты коллективы да чыгыш ясады.
8 март - язның иң җылы, иң матур бәйрәмнәренең берсе. Шул уңайдан Чепья авыл китапханәсендә, балалар китапханәсе белән берлектә "Алиһәдер син - хатын -кыз" дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үтте.
8 нче март көнне Бөрбаш авыл мәдәният йортында 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан авыл үзәшчәннәре башкаруында бәйрәм концерты булды.
9 март көнне Шубан авыл китапханәсе Шубан авыл мәдәният йорты белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Ягез әле, сылу затлар» конкурсы үткәрде.
2019 елның 7 нче марты конне 18.00 сәгатьтә "Балтач «Форпост" үзәге директоры Ф. Ш. Гыйлемҗанов Балтач муниципаль районының «Форпост» хезмәткәрләре, яшусмерлэр «Факел» клубына спорт тугэрэклэренэ йоручелэр хэм шуларнын эти - энилэре арасында «8 нче март» коненэ багышланган пневматик винтовкадан ату буенча спорт ярышы үткәрде.
2019 елның 7 мартында «Факел " яшүсмерләр клубында «Бөтен җир гаиләләре дуслыгы» дигән бәйрәм кичәсе узды. Кичә түгәрәкчеләр әзерләгән гимнасткалар чыгышы белән башланып китте. Балалар кунакларны якынлашып килүче бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар.
6 март көнне Кенәбаш авыл китапханәсе дә “ Иң яхшылырын укырга вакыт”: А.Алиш исемендәге премия лауреатларын укыйбыз Республика акциясенә кушылды. Акциядә Кенәбаш башлангыч сыйныф укучылары катнашты.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 11 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән томан (Казанда да), бозлавык;
- көндез көнчыгыштан буран һәм көчле җил 15 метрга кадәр.