ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2019 ел
җомга

Һөнәри эшчәнлеге  идарә итү процессын оештыру белән бәйле Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, сезне җирле үзидарә көне белән котлыйбыз!

17 апрель көнне 13.00 сәгатьтә "Балтач" Форпост " үзәге Югары Субаш мәктәбендә укучылар, «Форпост» хезмәткәрләре һәм Балтач районы укытучылары арасында пневматик винтовкадан ату буенча шәхси-команда ярышы үткәрде.


18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 16 апрелендә Балтач район башкарма комитетының кече утырышлар залында  Балтач муниципаль  районының Иҗтимагый Совет  утырышы булып узды.

2019 елның 17 апрелендә "Факел" яшүсмерләр клубында самбо буенча ярыш үткәрелде. Турнирны ачу тантанасына 7-13 яшьлек 35 катнашучы килде.


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

17 нче апрель көнне Бөтенроссия “Язгы игелек атнасы – 2019” акциясе кысаларында Балтач үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре өлкән яшьтәге китап укучыларның өйләренә барып яңа китап – журналлар тәкъдим иттеләр. “Балтач” ял паркында листовкалар тараттылар.

Кадерле балтачлылар! 4-5 майда Татарстан башкаласында традицион «Казан марафоны»узачак. Бу халыкара масштабтагы вакыйга, анда ел саен меңләгән йөгереш яратучылар катнаша.

17 апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе 4 нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме нәниләрен кабул итте. Кечкенә китап укучыларына китапханәгә йөрү, китап уку кагыйдәләрен аңлатканнан соң, “Китапханә – белем иле”дип аталган балалар иртәсе узды. Балалар китапларга багышланган уеннарда катнаштылар, чараны “Китаплар йорты” дип аталган видеофильм тәмамлады.

16 апрельдә Балтач үзәк балалар китапханәсендә космонавтика көне уңаеннан “Галәмгә юл” дип аталган тематик кичә булды. Бу чарада Балтач гимназиясенең 7А сыйныфлары катнашты. Алар бу чарада космоска багышланган викторинада катнашып космонавтикага багышланган сорауларга җавап бирделәр, ә ахырдан шушы тема буенча видеофильм карадылар.

Июль ахырында авыл халкын профилактик карау өчен тулы «мобиль поликлиника»  башлап җибәрү планлаштырыла.

Алмашынучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Җил тотрыксыз 3-8 м/с.  

Төнлә минималь һава температурасы -4..-9º,

көндез максималь һава температурасы +4..+9º


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International