2019 елның 16 апрелендә Балтач район башкарма комитетының кече утырышлар залында Балтач муниципаль районының Иҗтимагый Совет утырышы булып узды.
Утырышта Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Н. Н. Сабирҗанов, Балтач район башлыгы ярдәмчесе Э. Ф. Гарипова,Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И. Ф. Гайнетдинов, Балтач районы прокуроры урынбасары Ф. Г. Шәрифуллин, Норма, Чепья, Карадуган авыл җирлекләре башлыклары, район Иҗтимагый Советы вәкилләре катнашты.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1.Балтач район җирлегендә гаиләләр ныклыгын саклау чаралары турында.
2.Балтач муниципаль районының Иҗтимагый Советының составын яңарту турында .
Көн тәртибендәге сораулар буенча доклад белән Балтач район башкарма комитетының ГАХТ бүлеге җитәкчесе Зөхрә Рәфкатевна Әхмәтханова, балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия секретаре комиссия секретаре Миләүшә Равилевна Гилязева, районның хатын–кызлар Советы җитәкчесе Ф.К. Хакимзяновна, “НАЗ” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Фәния Фаритовна Юсупова чыгыш ясадылар.
Утырышны Балтач муниципаль районының Иҗтимагый Совет рәисе В.М.Закиев алып барды.