16 апрельдә Балтач үзәк балалар китапханәсендә космонавтика көне уңаеннан “Галәмгә юл” дип аталган тематик кичә булды. Бу чарада Балтач гимназиясенең 7А сыйныфлары катнашты. Алар бу чарада космоска багышланган викторинада катнашып космонавтикага багышланган сорауларга җавап бирделәр, ә ахырдан шушы тема буенча видеофильм карадылар.