ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2019 ел
җомга

Электр энергиясеннән эшли торган теләсә нинди көнкүреш техникасы көчәнешләрдән курка. Бу күп кенә сәбәпләр аркасында булырга мөмкин, күбесе кулланучы гаебе аркасында түгел.


5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 5 декабрендә Балтач районының Иске Салавыч авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Кузнецова Анна Алексеевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

   2019 елның 5 декабрендә Балтач районының Зур Лызи 1 өлеш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Иванова Мария Александровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

  

     Шушы көннәрдә Яңгул табиблык амбулаториясендә “Өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны карау мәктәбе” инновацион технологияне тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны өй шартларында карау ысулларына өйрәтү буенча соңгы дәрес узды.

5 декабрь көнне Үзәк китапханәдә Балтач гимназиясенең 10 класс укучылары өчен Шәриф Хөсәеновның 90 еллыгы уңаеннан “Ак сагыш иясе” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды.

Инвалидлар декадасы кысаларында 2019 елның 4 декабрендә Балтач мәдәният үзәгендә «Күңелләр яктырсын, йөрәкләр җылынсын өчен» дип исемләнгән районкүләм чара булып узды.  Чарага 18 авыл җирлегеннән 320 инвалид чакырылган иде. Район кулланучылар җәмгыяте оештырган чәй табыныннан соң, чакырылган кунаклар  Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Наз хәбәрләре" гәҗитенең бәйрәм номерын алдылар, аның битләрендә тематик материаллар һәм файдалы мәгълүмат урнаштырылган иде. 

    НТВ телекомпаниясе «Син супер!60+» конкурсына кастинг игълан итә. 

3 декабрь көнне Урта Көшкәт авыл клубы китапханә белән берлектә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган "Тормыш кадерен белегез, ул бер генә" дигән акция үткәрделәр. Халык өчен "Син ВИЧ турында барысын да беләсеңме?", "ВИЧ турында бел!" дигән буклетлар тарату оештырылды. 

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 2019 нчы елның 4 нче декабрендә «Наз» Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре 3 нче дәрәҗәдәге сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр өчен «Әни көне» дип исемләнгән чара уздырдылар.


4
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Үзәк китапханәдә 2 номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр һәм тәрбиячеләр китапханәчеләр белән берлектә әниләр игътибарына “Дәшәм сиңа, әнием!”  исеме астында әдәби –музыкаль чара үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International