ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 17 гыйнварында Балтач «Форпост» үзәге җитәкчесе Гыйлемҗанов Фердинант Шакирҗан улы Татарстан Республикасы Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе укучыларының әти-әниләре белән әңгәмә үткәрде.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын , Балтач районының 90 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чараларын тормышка ашыру кысаларында , Кече Лызи авыл китапханәсендә «Туган як көйләре һәм бизәкләре» дип исемләнгән әдәби чара узды. Чарада 8 нче сыйныф укучылары катнашты.

20 гыйнвар көнне Арбор мәдәният йортында авыл яшьләре арасында "Поколение NEXT-2020" район конкурсының беренче зона этабы булып узды.


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән бозлавык, юлларда көчле бозлавык, көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 м/c кадәр җитәргә мөмкин, буран.

19 гыйнвар көнне Карек-Серма авылында "Әни, әти, мин - спорт гаиләсе" дип исемләнгән гаилә спорт бәйгесе узды. Әлеге чараның максаты - балаларның һәм аларның әти-әниләренең сәламәтлеген ныгыту. Командаларга йөгерү, чаналарда шуу, туп белән сикерү буенча кызыклы конкурслар тәкъдим ителде.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  коммерциягә карамаган  бакчачылык  һәм  яшелчәчелек    ширкәтләреннән эчке  инженерлык инфраструктурасы объектларын  ремонтлауга  заявкалар  җыюны  дәвам итә.    

Татарстанда  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре 2020  ел  уңышы  өчен минераль ашламалар  сатып  алуга  бюджет акчалары  алырга  мөмкин.   Бу  акчаларны  бер  гектар  чәчүлеккә  кимендә  35 кг минераль ашламалар  туплаган хуҗалыклар алырга  мөмкин.  

2020 елның 20 гыйнварында 2.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Шәмәрдән т.п. телерадиоүзәгендә аналог (АҖ ТРК "ТНВ") һәм цифрлы телевидение һәм радиотапшырулар программаларын тапшырудан тыеп, планлы ремонт-профилактика эшләре башкарылачак.

19 гыйнвар көнне Салавыч мәдәният йортында сәламәт яшәу рәвешен пропагандалау, тәмәке тартуның зыянын аңлату максатыннан яшьләр өчен тест үткәрелде.

Тест нәтиҗәләре буенча, яшьләр тәмәкенең организмга зыянлы йогынты ясавын анлавы күренде.

17 гыйнварда ТР Дәүләт Советы депутаты Ногаев Камил Әсгат улы Карадуган һәм Шубан авыл җирлекләре гражданнары җыенында, шулай ук Балтач муниципаль районында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлегенең йомгаклау җыелышында катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International