ТАССР төзелүнең 100 еллыгын , Балтач районының 90 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чараларын тормышка ашыру кысаларында , Кече Лызи авыл китапханәсендә «Туган як көйләре һәм бизәкләре» дип исемләнгән әдәби чара узды. Чарада 8 нче сыйныф укучылары катнашты.
Кече Лызи авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.М. Михайлова балаларга үзенең шәҗәрә агачы, ата-бабалары турында, аларның район һәм ил тормышындагы роле турында сөйләде. Үзенең бабаларына, Бөек Ватан сугышында бабаларының батырлыгына , туган ягыбызга багышланган шигырьләрен укыды. Тарих укытучысы Надежда Медведева балаларга туган мәдәниятебез турында белемнәрен баетып, туган як табигатенә сак карап, районыбыз, республика, илебез үсешенә үз өлешебезне кертүләре хакында аңлатты. Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар. Л.М. Михайловага тәкъдимнәр дә булды - укучылар мәктәп турында шигырь язуын сорадылар.