Балтач «Форпост» үзәге җитәкчесе Түнтәр урта мәктәбе укучыларының әти-әниләре белән әңгәмә үткәрде

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

2020 елның 17 гыйнварында Балтач «Форпост» үзәге җитәкчесе Гыйлемҗанов Фердинант Шакирҗан улы Татарстан Республикасы Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе укучыларының әти-әниләре белән әңгәмә үткәрде.

«Үсеп килүче буын организмына снюс зыяны турында» дигән темага видеоролик күрсәтелде, «Закон һәм җаваплылык», «Ничек матур бу дөнья!», "Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит" дигән темаларга әнгәмә үткәрелде.

Әлеге чарада Түнтәр урта мәктәбе директоры Р.Г. Гарифуллин, Түнтәр урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Г. Р. Галимова, 20 кешедән торган педагогик состав, Балтач «Форпост» үзәге җитәкчесе Ф. Ш. Гыйлемҗанов һәм укучыларның әти-әниләре катнашты. 
Чара балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау, хокукый белемнәрне пропагандалау, җаваплы карар мөстәкыйль кабул итү күнекмәләрен формалаштыру максатыннан үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International