ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

25 нче апрель көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлекчелек тармагының 2020 елның беренче кварталында терлекчелек тармагы үсешенә йомгаклар турында сөйләде.


26
апрель, 2020 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 27 апрельдә көндез урыны белән яшен, көньяк һәм көньяк-көнчыгыш җилнең тизлеге 15-17 м/с кадәр җитәргә мөмкин.


25
апрель, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 2020 елның 26 апрелендә төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан, көньяктан 16-21 м/c кадәр (Казан шәһәрендә иртән һәм көндез 15-20 м/c кадәр) көчле җил көтелә.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, якындагы сәгатьтә, көн дәвамында һәм 2020 елның 25 апрелендә кичен Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 25-27 м/c кадәр җитәргә мөмкин.


24
апрель, 2020 ел
җомга

2020 елның 25 апрелендә иртән, көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: көньяк-көнбатыштан көчле җил, көчәйгәндә 15-20 м/с кадәр, аерым районнарда 24 м/с (Казанда 15-17 м/с), көчле яңгыр, яшен. Төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә юлларның аерым участокларында бозлавык ясалыр дип көтелә.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коронавирус эпидемиясе шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү буенча «Контроль сәгате» формтында киңәшмә үткәрде. Чираттагы видеоконференция режимындагы киңәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов уздырды, киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе – Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов, Россия Кулланучылар күзәтчелегенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы Идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина һәм республика АПК предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Үзен хөрмәт иткән һәр кеше юбилей елының мөһимлеген - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын аңлый. Балтачның «Наз» үзәге хезмәткәрләре «Җиңү бакчасы» дигән экологик акциядә бик теләп катнашалар. Үз-үзеңне изоляцияләүне исәпкә алып, агач утырту гаиләләр белән үз участогында дистанцион рәвештә үткәрелә. Шулай итеп, социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре яшәү хокукын яулаган һәркемгә хөрмәтләүләрен җиткерәләр, балаларына мөһим вакыйга турында сөйлиләр.

       2020 елның 24 апрелендә Чернобыль АЭС һәлакәте, «Маяк» җитештерү берләшмәсендәге авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның һәм ветераннарның батырлыклары истәлегенә 20 якташыбызга азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

       Акча җирле бюджеттан бүлеп бирелде.

       Бүләкләр тапшырганда барлык профилактик чаралар да үтәлде.

Балтач районында гомер итүче 9 Бөек Ватан сугышы ветеранына Кече нефть компаниясе җитәкчесе Тимур Айрат улы Шәймиев бүләкләр тапшырды.

Үзизоляция режимы вакытында олы яшьтәге кешеләрнең хәлләренә кереп, ярдәм итәргә әзер торучы иганәчеләр булу бик күркәм һәм саваплы гамәл. 

 

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов коронавирус инфекциясе пандемиясе шартларында орлыкчылык тармагын үстерүгә багышланган киңәшмә уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татарстан фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров, «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Виталий Новичков, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Рәфис Хбибуллин, «Казан Агрохимсервис» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Кәлимуллин һәм КВС компаниясенең төбәк вәкиле Алексей Җиһаншин катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International