ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2015 ел
җомга

26нчы ноябрь көнне Норма мәдәният йортында терроризм һәм эчүчелек зарары турында яшьләр белән әңгәмә узды. Бу әңгәмәдә Норма авыл жирлеге башлыгы Тимур Гатауллин һәм полиция хезмәткәре Раушан Зарипов та бик теләп катнашты.


24
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Пыжмара авылыннан Сафура Әхмәтхан кызы Фазылова һәм Әтнә авылыннан Гәзизә Гафиулла кызы Закирова 24 нче ноябрь көнне үзләренең 90 яшьлек юбилейларың билгеләп үттеләр.


23
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

19 ноябрь  көнне “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында Борнак авыл китапханәсендә урнашкан “Туган як тарихы” музеенда 1-4 сыйныф укучылары белән “Музей- тарих ә тарих мәңгелек” исемле мәдәни дәрес  үткәрелде. Укучылар экспонатлар белән таныштылар һәм башка музейлар турында да мәглумат алдылар.

21 нче ноябрь көнне Яңгул мәдәният йорты үзешчәннәре Марий Эл республикасында Йошкар-Ола шәһәрендә узган «Туган йорт» төбәкара фольклор фестиваль-конкурсында уңышлы чыгыш ясап кайтты.
Алар 4 төрле номинациядә көч сынашып, икенче, өченче дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек булды, диплом, рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.


21
ноябрь, 2015 ел
шимбә

Бөрбаш авылында яшәүче Барыева Нәзифә Барый кызына 21 ноябрь көнне 90 яшь тулды.

2015 нче елның 20 нче ноябрендә “Социаль туризм» программасы кысаларында Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүче инвалидлар hәм пенсионерлар  татар халкының бөек шагыйре Габдула Тукай иҗатына багышланган “Тукай – Кырлай” музеенда  экскурсиядә булдылар. Музей буенча залларны экскурсовод аңлаешлы итеп сөйләп, күрсәтеп чыкты.

Социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

9 ноябрь көнне Карадуган авыл мәктәбендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан концерт программасы әзерләнде. Әлеге кичәдә башлангыч һәм югары сыйныф укучылары, шулай ук укытучылар һәм мәктәп директоры да катнашты. Концерт барышында урыс халык җырлары яңгырады, программа ахырында барлык катнашучылар басып "Туган тел" җырын башкардылар. 

Чипья авыл Мәдәният йортынын эшчәнлеген Россия 1 каналы тошереп китте.

Дорга авыл мәдәният йортында егетләрне армия сафларына озату кичәсе оештырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International