Куныр авылында дәүләт программасына эшләнгән спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды
Балтач Сабан туе – 2016 бәйрәмендә бәйгеләрдә җиңүчеләр:
Туры баганага менү буенча:
-Альберт Каюмов (Балтач);
-Азат Каюмов (Балтач);
-Рәмзил Гарипов (Пыжмара);
-Рушат Закиров (Шубан).
Авыш баганага менү:
-Фәнзил Хәкимов (Кариле);
-Фәнис Насыйбуллин (Алан);
-Азат Әухәдиев (Балтач);
-Рафил Әүхәдиев (Балтач).
Район Сабан туенда хөрмәтнең олысы көрәшчеләргә эләкте. Исән булганнарын сәхнәгә дәшеп халкыбызның милли баш киеме – түбәтәй белән бүләкләделәр. Сабантуйларга кадәр тарих битләрен бераз барлап,1960 елдан алып бүгенге көнгәчә Сабантуйларның баш батырларын ачыклап, үзебезгә дә байтак хатирәләрне яңартырга туры килде
3 июнь Куныр авылында сабантуй бэйрэме бик күңелле узды. Сабантуй бәйрәмен “Якты юл” хуҗалыгы эшчесе Хаматов Ленар бай, мавыктыргыч бәйрәм программасы белән искиткеч итеп алып барды, шулай ук Сабантуйда Казан шәһәреннән “Сорнай” ансамбле, Улисьял, Дорга, Шода, Куныр авылы үзешчәннәре катнашты.
Балтач районында тугыз авыл хужалыгы предприятиесе терлеккә азык хәзерләүгә тотындылар. 6 июнгә 86 тонна печән, 1997 тонна сенаж әзерлэнде. Ике авыл хуҗалыгы предприятиесе яфрак җыюга тотындылар.
Бүгенге көнгә 437 гектар печәнгә һәм 1271 гектар сенажга күпьеллык үлән культуралары чабылды.
Барлык ярышларда бик куңелле үтте. Яңгыр явып китүгә карамастан халыкны таралмады, яңгыр туктагач бәйрәм дәвам ителде.
Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче чисталык комиссиясе (АДМ) утырышларына җаваплылыкка тартылган гражданнарның чакырылу сәбәпләре төрле. Чираттагысында Куныр, Норма, Чепья, Смәел авыл җирлекләрендә яшәүчеләр чакырылды. Алар, нигездә, үзләренең шәхси территорияләреннән чыгып, төзелеш материаллары куйганнары өчен җаваплылыкка тартылды, минималь күләмдә 2 мең сум штраф салынды. Авыл җирлеге белгечләре тарафыннан кисәтүләр ясалып та, уңай якка хәл ителмәгән мәсьәләләр дә каралды.
Елдан-ел экология мәсьәләсенә кагылышлы таләпләр катгыйлана бара. Административ хокук бозган гражданнарга беренче очракта ук кисәтү урынына протокол төзелә. Ә аның нигезендә, тәртип бозучыга штраф күләме билгеләнә. Ә минималь штраф күләме 2 меӊ сумнан башлануын исәпкә алганда, чисталыкны санга сукмау шактый кыйммәткә төшкәне ачыклана. Җитмәсә, хәл вакытында төзәтелмәсә, штрафлар күләме бермә-бер арта. Димәк, штраф түләү – әле мәсьәлә хәл ителде дигән сүз түгел. Ләкин халыкка бу гына көчле тәэсир ясап бетерә алмый, ахрысы?
29 май көнне Сәрдек авыл клубында Балаларны яклау көненә багышланган " Җырлы- моңлы балачак" дип исемләнгән концерт булып узды.
Килидэ эш гөрли. Мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре һәм авыл яшьләре Сабантуй бүләге - әрәпә җыйды, ә 31 май көнне Кили мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан "Исәнме, ямьле җәй!" дип исемләнгән бәйрәм уздырды.