ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2016 ел
җомга

   Халыкара Өлкәннәр көне кысаларында Гондыр авылында яшәүче районның 102 яшьлек иң өлкән кешесе Васильева Ольга Васильевнаны Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, “Наз” үзәге белгече Гөлнара Якупова, Шубан авыл җирлеге башлыгы Раиф Мөҗиповлар котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Балтач муниципаль район башлыгы Ольга Васильевнага бүләк-күчтүнүчләр тапшырды. 

Районыбызда өлкннәр ункөнлеге дәвам итә.Аларның җылы сүздән,игътибардан да   күңелләре була. Чепья авыл китапханәчесе Зиатдинова З.Ф. өлкән яшьтәге китап укучыларның  өйләрендә булып, бәйрәм белән котлап, яңа газета-журналлар, китаплар  тәкъдим итеп кайтты.

    Халыкара Өлкәннәр көне кысаларында Балтач “Наз” үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә төрле чаралар уздырыла. Смәел һәм Шеңшеңәр җирлекләрендә социаль карамакта торучы өлкәннәргә социаль хезмәткәрләр өстәл артында очрашулар оештырдылар. Чәй табыныннан өлкәннәребез күнел күтәренкелеге белән таралыштылар.

   Халыкара Өлкәннәр көне кысаларында Балтач “Наз” үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт  күрсәту булекчәсендә төрле чаралар уздырыла. Норма җирлегендә социаль карамакта торучы өлкәннәргә социаль хезмәткәр өстәл артында очрашулар оештырды. Чәй табыныннан өлкәннәребез күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.

 


6
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Чепья  авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Туганай" керәшен фольклор ансамбле республика "Балкыш" фестиваленең йомгаклау концертында катнашты. 5 октябрь көнне  Казан шәһәренең филармония концертлар залында үткән чарада тамашачыларга  "Туганайлар килгән безгә" дигән керәшен җыруын    тәкъдим итте.

2016 елның 6 нчы октябрь көнне Балтач районы “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә социаль  хезмәт  алучыларга  бүлекчә хезмәткәрләре “Уңыш бәйрәме” уздырдылар. 

 


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Халыкара Өлкәннәр көне кысаларында Балтач “Наз” үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт  күрсәту булекчәсендә төрле чаралар уздырыла.  Янгул җирлегендә социаль карамакта торучы өлкәннәргә социаль хезмәткәрләр өстәл артында очрашулар оештырдылар. Чәй табыныннан өлкәннәребез күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.

   Халыкара Өлкәннәр көне кысаларында Балтач “Наз” үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт  күрсәту булекчәсендә төрле чаралар уздырыла.  Социаль хезмәткәр Ленара Гарафетдинова һәм медицина хезмәткәре Алсу Саләхова социаль карамакта торучы Җәляловлар гаиләсенә чәй өстәле оештырдылар. Бу чара бик күңелле үтте.

 

         Әби-бабайлы кеше-бик бәхетле кеше!,дип белми әйтмәгәннәрдер борынгылар!... Чыннан да, өлкән буыннарыбыз булганда йорт та җылы, күркәм, алар белән тормышлар да көйле. Әби-бабайдан, гомумән, өлкәннәрдән тормышка көч, үрнәк һәм горурлык бөркелеп тора. Моның шулай икәнен 2 октябрь көнне Өлкәннәр көненә багышланган “Йортыбызның яме сездә!” дип исемләнгән музыкаль-тематик кичәбездә ачык күренде. Көек авылы хөрмәтлеләре бусагадан атлап кергәндә үк күңелле халәт хасил булды, чөнки аларны кадерле җимешләре оныклары каршы алды. Нәниләр белән куйган муз.номерлар, А.Алишның “Утлы йомарка” әсәрен сәхнәләштерү һәм азактан әбиләребез б.н  биеп алу да бик куанычлы булды. Иң сөендергәне авылыбзының иң өлкән кешесе Рауза апа Гараеваның катнашуы да иде. Чарабызны кадерлеләребезгә дип әзерләнгән өстәл тулы нигъмәт белән авыз иттереп тәмамладык.

Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 125 ел тулу уңаеннан Түнтәр авыл китапханәсе “Галиябанулар бармы дөньяда?” исемле плакат-ачык трибуна бәйгесенә яшүсмерләр арасында сорашу уткәрде һәм җаваплар, фикерләр плакатка язылды. Китапханәбез авылыбыздагы урта мәктәп белән даими хезмәттәшлек итә. Сорашуны да иң элек югары сыйныфта укучы китап укучыларыбыз белән башладык. Алар бик теләп катнаштылар. Сорашуда 18-25 яшьлек китап укучыларыбыз да читтә калмады. Китапханәбез аларга рәхмәтен белдерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International