"Галиябанулар бармы дөньяда?". Плакат-ачык трибуна бәйгесе.

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 125 ел тулу уңаеннан Түнтәр авыл китапханәсе “Галиябанулар бармы дөньяда?” исемле плакат-ачык трибуна бәйгесенә яшүсмерләр арасында сорашу уткәрде һәм җаваплар, фикерләр плакатка язылды. Китапханәбез авылыбыздагы урта мәктәп белән даими хезмәттәшлек итә. Сорашуны да иң элек югары сыйныфта укучы китап укучыларыбыз белән башладык. Алар бик теләп катнаштылар. Сорашуда 18-25 яшьлек китап укучыларыбыз да читтә калмады. Китапханәбез аларга рәхмәтен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International