Йортыбызның яме Сездә!!!!

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

  Әби-бабайлы кеше-бик бәхетле кеше!,дип белми әйтмәгәннәрдер борынгылар!... Чыннан да, өлкән буыннарыбыз булганда йорт та җылы, күркәм, алар белән тормышлар да көйле. Әби-бабайдан, гомумән, өлкәннәрдән тормышка көч, үрнәк һәм горурлык бөркелеп тора. Моның шулай икәнен 2 октябрь көнне Өлкәннәр көненә багышланган “Йортыбызның яме сездә!” дип исемләнгән музыкаль-тематик кичәбездә ачык күренде. Көек авылы хөрмәтлеләре бусагадан атлап кергәндә үк күңелле халәт хасил булды, чөнки аларны кадерле җимешләре оныклары каршы алды. Нәниләр белән куйган муз.номерлар, А.Алишның “Утлы йомарка” әсәрен сәхнәләштерү һәм азактан әбиләребез б.н  биеп алу да бик куанычлы булды. Иң сөендергәне авылыбзының иң өлкән кешесе Рауза апа Гараеваның катнашуы да иде. Чарабызны кадерлеләребезгә дип әзерләнгән өстәл тулы нигъмәт белән авыз иттереп тәмамладык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International