2016 ел Рәсәйкүләм Кино елы дип игълан ителде, бу уңайдан әллә никадәр эшләр башкарылыр кебек иде, әмма өстән финанслау әллә ни булмадымы, районда киносөючеләр тарафыннан күптән көтелгән кинотеатр турында тагын ишетелмәде. Ә бүгенгә кино диюгә күз алдына җитәкчесе – Михайлов Радик Тихонович килеп баса, һәм дә аның киномеханигы Юрий Добромыслов, хисапчысы Зөмәрия Заһретдинова, оператор-шофер Рамил Галиев. Райондагы киночелтәрне нәкъ менә алар яшәтә дә инде. Хәзер бит кинога тулы аншлаг белән йөргән кеше дә юк дисәк... Радик Тихонович белән әңгәмәбез дә шуннан куерып китте:
29 ноябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында, Кәрим Тинчуринның тууына 129 ел һәм татар театрының 110 еллыгы уңаеннан, Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале кысаларында, республика мәктәпләре арасында уздырылган “Ул кабызган утлар балкышы” бәйгесенең йомгаклау тантанасы-гала концерт узды. Бәйгенең барлык этапларында да уңышлы нәтиҗәләр белән катнашып, тубәндәге номерлар финалга чыкты:
Балтач урта мәктәбеннән 10-11 сыйныф укучылары “Спектакльдән өзек” номинациясендә К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасыннан өзек күрсәтеп 1 нче урынны яуладылар.
Нонэгэр урта мэктэбе базасында данлыклы пионервожатый Фэрт Гыйлмановнын тууына 90 ел унаеннан пионер сборы уткэрелде. Чарага район мәктәпләренең педагог –оештыручылары чакырулы иде. Бәйрәм залына алар нәкъ пионерларча горур атлап, кызыл галсткулардан килеп керде. Чара барышында Фәрт Гыйльмановның тормыш юлы, иҗаты, пионерия тарихына керткән өлеше хакында сөйләнде.
– Фәрт Гыйльманов — үзе белән эшләгән һәр пионервожатыйның, һәр пионерның күңелендә иң якты истәлекләр калдырган, тәрбия өлкәсендә гаҗәп зур изге һәм кыйммәтле эшләр башкарган зур хәрефле ПИОНЕР ул! –дип зур горурлык хисләре белән сөйләде нөнәгәрлеләр.
Күпкырлы талант иясе, сугышта күрсәтелгән батырлыклары өчен беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән Ф.Гыйльманов үзенең бөтен көчен һәм сәләтен, тырышлыгын яшь буынга әхлакый һәм эстетик тәрбия бирүгә багышлый. Чепья урта мәктәбендә җыр-бию ансамбле, драма һәм курчак театрлары оештырып, алар белән үзе җитәкчелек итә. Тиешле тематик костюмнарны, сәхнә бизәлешләрен үзе тегә, үзе хәзерли. Бәйрәмне үткәрү планын да үзе яза торган була.
Балтач җирлегендә яшәүче Хамбалов Гәбделфәрт Хамбаловичка 2 декабрь көнне 90 яшь тулды.
Быел районыбызның шагыйре Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшинның тууына 75 яшь тулды. Шул уңайдан районда күп кенә мәдәни чаралар узды. 1декабрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендәБалтач урта мәктәбенең 2В, Балтач гимназиясенең 3А, Б сыйныфларында укучы китап укучыларыбыз катнашында узган“Алда менәсе үрләрем” дип аталган очрашу кичәсе дә шундыйлардан булды.Кичәдәбалаларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирелде. Балтач урта мәктәбенең 2В (җитәкчеләре Замалиева Л.М.), Балтач гимназиясенең 3Б сыйныф (җитәкчеләре Гарафетдинова Л.Р.) балалары Гарифҗан абыйның шигырьләрен сөйләделәр, рольләргә кереп уйнап күрсәттеләр.Юбилярыбыз үзе дә кечкенә китап укучыларыбызга хикәя-шигырьләрен укыды, аларның сорауларына җавап бирде. Балаларга мәктәптә тырышып укыгыз, тәртипле, инсафлы булыгыз, әти-әнинең сүзен тыңлагыз, китап укыгыз,шул вакытта гына белемле, төпле һөнәрле кешеләр булып үсәрсездигән теләкләрен җиткерде.
30 ноябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе әниләр көненә багышланган "Әниемә иң матур сүз" дигән кичә булып узды.Кичәгә тәрбиячеләре Ахмадуллина Ф.Ф җитәкчелегендә 2 нче номерлы балалар бакчасы балалары, һәм аларның әниләре килде. Нәниләр әниләренә җырлар, биюләр, шигырьләр бүләк иттеләр. Уеннарда,викторинада көч сынаштылар.
Бүген - 1 декабрьдә Балтач гимназиясендә «ачык ишекләр» көне үтте.. Әлеге чара чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда юнәлеш бирү максатыннан махсус оештырылды. Укучылар Казан Дәүләт аграр университеты һәм Казан Дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре белән очрашты.
Бүген - 1 декабрь көнне үзәк мәчеттә район имамнарының еллык исәп-хисап җыелышы була. Әлеге чарага Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да килде
Билгеле булганча, 1-10 декабрь көннәре Халыкара инвалидлар ункөнлеге дип игълан ителә.
Ул декабрь аенда Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтү уңаеннан, физик мөмкинлекләре чикле булганнарны тагын да ныграк кайгырту максатыннан уза. Ункөнлек дәвамында физик мөмкинлекләре чикле иптәшләр хөрмәтенә бәйрәм чаралары, төрле спорт, күңел ачу бәйгеләре оештырыла. Олы йөрәкле, уңган-булган иптәшләребез ункөнлекне район мәдәният үзәгендә район җитәкчелеге белән җылы очрашудан башлаячак.
Балтач гимназиясе базасында районның балалар оешмалары активистлары өчен укулар узды.
Чара барышында чыгышлар тыңланды, тәҗрибәләр белән уртаклаштылар, мастер-класслар да күрсәтелде.