Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов күргәзмә белән танышты.

2017 елның 19 феврале, якшәмбе

Мөхтәрәм кунаклар эшлекле сәфәрләрен дәвам итеп, район мәдәният үзәгенә юл алды. Биредә алар мәгариф учреждениеләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмә белән танышты. 
Һәр коллектив янына аерым тукталып укучылар белән якыннан аралашып, аларга киләчәктә уңышлар теләделәр. Мәгариф министрын аеруча калайдан бизәкләр ясаган кызлар таң калдырды. 

Балалар бакчасы сабыйларының җырлы-биюле чыгышларын да бик үз итте Энгель Нәвапович. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International