Узган ел - өченче урын, ә быел - унбишенче...

2017 елның 19 феврале, якшәмбе

«Ватаным Татарстан» газетасының ярты гасырдан артык тарихы булган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә татарча көрәш ярышлары быел да Зәй шәһәрендә зур оешканлык белән узып китте. 

Республикабызның төрле төбәкләреннән һәм күрше республикалардан 400гә якын көрәшче ике көн буена бил алышып,үз араларында иң көчлеләрне ачыкладылар. Узган елгы ярышларда командабыз өченче призлы урында булса, быел исә 15нче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде. 

Югыйсә, хәзерлегебез дә бар иде. Нишлисең бит, көрәш шундый инде ул. Берничек тә, бернәрсәгә дә гарантия биреп булмый. Шулай да, шәхси беренчелектә күңелгә җылы бирүче мизгелләребез күп булды. 

65 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Лаеш районы өчен бил алышкан Нурфат Шәфигуллин һәм командабызның пәһлеваны Фердинанд Вәлиев - өченче, 85 килограмм үлчәү авырлыгында бил алышкан атказанган спорт остабыз Ринат Хәйретдинов икенче булдылар. 

Афәрин, егетләр! 

Автор: Нурзада Сәмигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International