Китапханәгә китап укучыларны күбрәк җәлеп итү максатыннан китапханәчеләр төрле эш алымнары кулланалар.Шул исәптән Чепья авыл китапханәсе дә "Наз" тернәкләндерү үзәгендә урнашкан күчмә китапханәсендә дәваланучы яшьләр белән "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерде.
7 июнь көнне Куныр филиал № 12 китапханәсе, Куныр урта мәктәбенең “Кояшкай” лагеренә йөрүче башлангыч сыйныф укучылары белән, “Авылым тарихы” дип исемләнгән викторина уздырды. Укучылар авыл тарихы белән бәйле истәлекләр белән танышты, викторина сорауларына җаваплар эзләде.
05.06.2017 ел көнне сәгать 13.00 дән 14.00 гә кадәр Пыжмара авыл җирлегендә Балтач районы прокуроры Айрат Шәкертзянович Низамиев гражданнар кабул итте. Очрашуда, танышу максатыннан, оешма җитәкчеләре, ветераннар Советы рәисе Абдуллин Ф.А., социаль хезмәткәр Гарифуллина Г.М. лар да катнашты. Шәхси сораулары булган гражданнарның һәрберсе белән аерым сөйләшү булды.
5 нче июнь - Бөтендөнья әйләнә-тирә көне уңаеннан Алан китапханәсендә "Тирә-ягыбыз чистамы" дигән темага акция уздырылды.
7 июнь көнне Балтач үзәк зурлар һәм балалар китапханәсе Россиядә һәм Татарстанда Экология елы уңаеннан «Балтач» ял паркында «Табигатькә итмик хилафлык» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Китап сөючеләрне җәй дәвамында, һәр чәршәмбе 14.00-16.00 сәгатьтә «Балтач» ял паркында көтеп калабыз. Рәхим итегез!
Үзарасалым – авыл халкының авырткан җире. Бу сүзне ишетүгә күпләрдә каршылыклы фикерләр куера башлый. Шул авылда яшәп тә, аны төзекләндерү өчен бармакка-бармак та сукмаучылар аз түгел. Әзергә бәзер булып яшәүгә өйрәнеп беттек. “Нигә без түләргә тиеш, дәүләт эшләсен”, “Фәлән районда фәлән генә сум, бездә нигә шулай?” ише сорауларны еш ишетергә туры килә.
Авыл җирлекләрендә халыктан җыелган үзара салым акчасына шактый күләмле эшләр башкару нәтиҗәсендә авылларның төзеклеге тәэмин ителә башлады. Беренче чиратта урам юллары һәм күперләр төзекләндерелде, чишмә-коелар яңартылды, зиратлар, аларның капка-коймалары, һәйкәлләр тәртипкә китерелде. Халыкның бердәмлеге – күз алдында.
7 июнь көнне Балтач мәдәният үзәгендә «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре өчен һөнәри бәйге оештырылды.
6 июнь көнне Борнак авыл китапханәсендә 1 июнь-Халыкара балаларны яклау көненә карата “Бәхетле балачак илендә” исемле кичә үткәрелде.Кичәдә балачак,җәй турында шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырланды.Елның кайсы гына вакыты булмасын балачак иле шаулап-гөрләп торсын!
Изге Рамазан ае уразасының беренче көнендә, 27 майда, Смәел авылы мәчетендә зурлап Ифтар мәҗлесе үткәрелде. Мәҗлестә барысы 120 ләп кеше катнашты. 85-90 яшьлек өлкәннәребезнең дә катнашуы мәҗлесне тагын да ямьләндерде. Ифтар мәҗлесен оештыруда төп иганәчеләр “Смәел” җәмгыяте һәм җирле эшмәкәребез Әхмәдиев Фәнис Васил улы булдылар. Мәҗлескә килгән һәркем күчтәнәч белән килде. Авыру сәбәпле биредә катнаша алмаганнарга, мохтаҗларга бәйрәм табыныннан өлеш чыгарып күчтәнәчләр таратылды. Бу эшләрне мөтәвәллият рәисе Солтан Ибраһим улы башлап, оештырып йөрде. Мәҗлес табынын әзерләүдә һәм хезмәт күрсәтүдә 20 ләп кеше катнашты. “Смәел” җәмгыяте директоры Илһам Мансур улы Шакиров, авыл җирлеге башлыгы Рифнур Гайнан улы Йосыпов килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, мондый чараларның алга таба да дәвамлы булуын теләделәр.