ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2018 ел
чәршәмбе

«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге, район ЮХИДИ бүлеге 25 июль көнне «Автоледи-2018» район конкурсы үткәрү турында хәбәр итә. Әлеге конкурс ике өлештән тора: беренче өлештә катнашучыларның юл йөрү кагыйдәсен теоретик яктан белемнәре тикшерелә, икенче өлештә машина йөртү осталыгы сынала. Ә инде район конкурсында җиңүгә ирешкэн гүзәл затыбыз 15 август көнне булачак республика ярышында катнашу хокукы ала. Балтачыбызның һәрбер машина йөртү хокукына ия гүзәл затын әлеге бәйгедә катнашырга чакырабыз. Конкурста катнашу өчен ЮХИДИ бүлегенә 2-47-38 телефоны аша мөрәжәгать итәргә була.

19 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр һәм 15-20 м/с тизлегендәге җил булуы ихтимал.

Бүген Балтачка эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Икътисад министры Фәрит Солтан улы Габделганиев килде

Бүген – 18 июль көнне Балтачка эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Икътисад министры Фәрит Солтан улы Габделганиев һәм аның беренче урынбасары – эшмәкәрлекне үстерү һәм көндәшлек департаменты директоры Рөстәм Рәфкать улы Сибгатуллин килде.

Министр районның социаль-икътисади хәле, райондагы эшмәкәрләр эшчәнлеге һәм җитештерү өлкәләре белән таныша. Фәрит Солтан улы Габделганиев Балтач сельхозтехникасында булды. Алдагы сәгатьләрдә Чепья зонасындагы оешмаларда булу планлаштырыла. Министр сельхозтехника һәм мебель цехында булачак.

Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Апас, Кама Тамагы районнарында инфекция учаклары табылган. Татарстанның биш районында кош-кортларда кош гриппы вирусы табылган. Бу хактагы хәбәрне ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсендә расладылар. 17 июль көнне “Республика ветеринария лабораториясе”ндә үлгән кош-корт анализга алынган һәм аларда кош гриппы вирусы булуы ачыкланган.

Бүген – 18 июль көнне Балтачка эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Икътисад министры Фәрит Солтан улы Габделганиев һәм  аның беренче урынбасары – эшмәкәрлекне үстерү һәм көндәшлек департаменты директоры  Рөстәм Рәфкать улы Сибгатуллин килүе көтелә.

Министр районның социаль-икътисади хәле, райондагы кече һәм урта эшмәкәрлек эшчәнлеге  һәм җитештерү өлкәләре белән танышачак. Шул уңайдан ул Балтач һәм Чепья сельхозтехникасы оешмаларында,  бистәдә  “Тимерком” ширкәтендә, Карадуган авылында  мебель җитештерү цехында булу планлаштырыла.

 

18 июльдә 14.00 сәг. «Бим-радиосында» туры эфирда Энҗе Мухаметгалиевасорауларга җавап бирәчәк. Ул бакча өйләрен һәм җирләрен теркәү буенча сорауларга җавап бирәчәк.


17
июль, 2018 ел
сишәмбе

Районыбызда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Карары нигезендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медальләре тапшыру чаралары үткәрелде. Бу медальгә Балтач районыннан 14 ветеран лаек булды.  Аның чираттагысы бүген – 17 июль көнне оештырылды. Алан авылыннан -  Гани Нәҗипов, Балтач бистәсеннән – Әгъләм Исхаков белән Фәтхрахман Хәбибрахманов, Таузар Иленнән – Мөдәрис Зәкиев истәлекле бүләкләрне зур дулкынлану белән кабул иттеләр, чөнки ветераннарыбыз күз алдыннан тормыш юллары, фидакарь хезмәтләре тагын бер кат чагылып үтте. Алар истәлекләре, тормыш хатирәләре белән уртаклаштылар.

18 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр һәм 15-20 м/с тизлегендәге җил булуы ихтимал.

Ел башыннан Татарстан Росреестры 64 000 артык ипотека килешүе теркәгән. Шулай ук 6 ай эчендә 8722 өлешләп катнашу килешүләре теркәгән, узган ел бу күрсәткеч  6644 булган.


16
июль, 2018 ел
дүшәмбе

12 июль көнне "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау үзәге районның "Романтик" балалар ял лагерында булып, "Начар гадәтләр" темасына әңгәмә оештырды. 

Әлеге әңгәмә барышында алкоголь эчемлекләрнең сәламәтлеккә һәм организмга зыяны, киләчәк буынга йогынтысы турында сөйләштеләр, фикер алыштылар. Мондый чаралар яшүсмерләргә һәм  балаларга тәрбияви яктан мәгълүмат бирү, хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмый калу ягыннан оештырыла. 

Бу чарада лагерда эшләүче хезмәткәрләр һәм 75 бала катнашты. Очрашу хөрмәтенә истәлек бүләкләре бирделәр, актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар. 

1 урын - Илфар Әүхәдиев,

2 урын – Маркин Давид;

3 место – Чумаков Айдар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International