Балтач районында "2019 елгы язгы кыр эшләрен финанслау, ташламалы кредит бирү" темасына киңәшмә узды"

2018 елның 30 ноябре, җомга

Бүген Балтач районында "2019 елгы язгы кыр эшләрен финанслау, ташламалы кредит бирү" темасына киңәшмә узды. 

Киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләре, баш хисапчылары һәм икътисадчылары, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм «Ак барс» Банк ГАҖ, «Россельхозбанк» АҖ, «Сбербанк России» ГАҖ вәкилләре катнашты.

Кредит учреждениеләре вәкилләре кредит бирү программаларын, аларның шартларын, карау вакытын, кредитлар буенча тәэмин итүнең мөмкин төрләрен тәкъдим иттеләр. Идарә башлыгы минераль ашламалар һәм дизель ягулыгын бәяләр күтәрелгәнче туплау кирәклеген искәртте.

Киңәшмәдә шулай ук 2019 елдан бердәм авыл хуҗалыгы салымын түләүчеләр булган авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өлешендә салым законнарына үзгәрешләр мәсьәләсе дә яктыртылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International