28 ноябрь көнне «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Балтач җирле бүлекчәсе секретаре, Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
Рамил Рәшит улына үз сораулары һәм проблемалары белән 5 кеше мөрәҗәгать итте. Алар ярдәмендә балтачлылар төрле өлкәләргә кагылышлы сораулар бирделәр. Барлык мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм каралды, әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелде, башкалар контрольгә алынды һәм тиешле хезмәтләргә карар кабул итү өчен тапшырылды.