ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы көне уңаеннан авыл җирлекләре һәм «Наз» комплекслы үзәг белгечләре белән берлектә 6 августтан 28 августка кадәр пенсионерлар һәм инвалидлар катнашында «Иң яхшы чәчәклек - 2018» конкурсы үтте.

Безнең Пыжмара авыл җирлеге командасы 30 август көнне районда уздырылган  Татарстан Республикасы көненә багышланган спартакиада катнашты. “Күңелле стартлар” (Әтнә авылыннан Шәфигуллиннар гаиләсе) - 1 урын, канат тартуда (җыелма команда) - 3 урынны алды.

Бугенге көндә Пыжмара-Әтнә юлын төзекләндерү эшләре бара. Төзекләндерү эшләрен ООО “МДСУ-1” оешмасы башкара.

29 август көнендә  Балтач районны ГХАТ бүлегенең тантаналар залында бәйрәм алды чарасы  уздырылды. Бу бәйрәмдә  Балтач районнының 14 яше тулган  10 яшь гражданы да  катнашты.

Шода авылы китапханәсендә Татарстан Республикасы  көне уңаеннан  "Татарстан - минем Республикам" дип исемләнгән  әңгәмә уздырылды.


29
август, 2018 ел
чәршәмбе

30 августта Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм  15-18 м/с тизлектәге җил булуы көтелә.

Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан, “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Альмира Газизова җитәкчелеге астында ДЦ “Волонтер” активистлары тарафыннан акция уздырылды.

Хөрмәтле район халкы! Бердәм гражданнар кабул итү көнен кертү уңаеннан, 2018 нче елның 4 нче сентябрендә сәгать 10.00 нан 12.00 гә кадәр Суд приставы бинасында (Балтач районы, Булатов ур., 24/2) алиментларны түләтү буенча бушлай юридик консультация үтәчәк.

Тискәре карарларның кимүе хокукны теркәү органнарынын һәм кадастр инженерларның бердәм, аңлашып эшләү нәтиҗәсе. Кадастр инженерларның документларны сыйфатлы һәм төгәл эшләүләре мөхим роль уйный.


28
август, 2018 ел
сишәмбе

28 август  көнне  Пыжмара авыл китапханәсендә  “Чал тарихлы Казаным” исемле  әңгәмә  үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International