Татарстанда 2018 елда җир законнарын бозуның 10 меңнән артык очрагы ачыкланган

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

2019 елның 17 гыйнварында-2018 елда Татарстан Росреестрының дәүләт инспекторлары тарафыннан 11 200 тикшерү чарасы үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча җир законнарын бозуның 10 900 очрагы ачыкланды. Шул ук вакытта хокук бозуларны ачыклау күрсәткече 98% тәшкил иткән. 
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җир законнарын бозуларны бетерүгә зур игътибар бирә. 2018 елда әлеге күрсәткеч 2017 ел белән чагыштырганда 30% ка артты һәм 115% тәшкил итте. Әлеге күрсәткечләргә хокук бозучыларга, шул исәптән алдагы елларда да бирелгән күрсәтмәләрне үтәү нәтиҗәсендә ирешелде. 
Дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Илнур Галиев аңлатып узганча, идарә тикшерү чаралары башында җир законнарын бозуларны бетерү мөмкинлеге бирә. Бу очракта хокук бозучыларга карата штраф санкцияләре кулланылмый, дип ассызыклый Татарстан Росреестры вәкиле.  
2018 елда җир законнарын бозучыларга Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан 18 миллион сумлык штраф санкцияләре салынган. 
Игътибарга
Әгәр сез җир законнары өлкәсендәге хокукларыгыз бозыла дип санасагыз, Сез Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз (Казан, Авангард ур., 74, 2 нче подъезд, тел. (843) 255-25-22).  Территориаль бүлекләрнең адреслары һәм телефоннары белән ведомствоның рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International