ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге, район ЮХИДИ бүлеге 24 сентябрь көнне «Автобабай-2019» район конкурсы үткәрелү турында хәбәр итә.

Әлеге конкурс ике өлештән тора: беренче өлештә юл йөрү кагыйдәсен теоретик белемнәре тикшерелә, икенче өлештә машина йөртү осталыгы сынала. Конкурста «В» категорияле машина йөртү таныклыгы булган 55 яше тулган хатын-кызлар һэм 60 яше тулган ир-атлар катнаша ала.

Татарстан Республикасының Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе комбайнчыларыбыз нинди уңышларга ирешүләре турында хәбәр итә. Урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң комбайнчыларның бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырудагы эше турында мәгълүмат әзерләнде. Объективлык өчен техника җитештерүчәнлеге буенча төркемнәргә бүленгән. Безнең район комбайннары арасында беренче төркемгә СК - 5 Нива, КЗС-7, КЗС-812,NOVA-340; икенче төркемгә - ДОН – 1500, Акрос-530, Акрос - 550, Джон Дир W540; өченче төркемгә - КЗС - 1218, Тукано 430 керә.


16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

16 нчы сентябрь көнне район Советының кече утырышлар залында  Өченче чакырылыш Балтач  район Советы Президиумы утырышы булды. Утырыш эшчәнлегендә Сабирҗанов Наил Нургаяз улы, Гыйләҗев Наил Рәүф улы, Һадиев Рашид Хафиз улы, Нәҗипов Рәкыйп Нәкыйп улы, Вафин Рәнис Борис улы, Гарипов Ринат Гарафетдин улы катнаштылар. Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.

Татарстан  Республикасында  бүгенгә    4,2 млн. тонна  ашлык  җыелган,  уртача  уңыш     – 29,9 ц/га. Бу  хакта  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  сөйләде.  

13 сентябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә ачык ишекләр көне булды

 

Начар метеорологик күренешләр: 2019 нчы елның 17 нче сентябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Быел Балтач районында туфракны төп эшкәртү 42,6 мең га җиргә планлаштырыла. 2019 нчы елның 16 нчы сентябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда, 19,2 мең га җир эшкәртелгән, шул исәптән сөрүлек катламын тирәнәйтү белән – 7,356 мең га, өстән эшкәртү 4,335 мең га, пласт әйләнеше белән - 7,345 мең га. Бүгенге көнгә 45 процент эш башкарылган.

   Смәел авылында гомер итүче Әүхәдиева Миңнегаян Хәбибулла кызына  14  сентябрь көнне 90 яшь тулды.

2019 нчы елның 14 нче октябрендә Татарстан Республикасында цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү көтелә, аның кысаларында аналоглы эфир телетапшырулары өзеләчәк. Әгәр сез телевизор экраннарында Беренче, Россия 1, НТВ, 5 Канал логотибы белән янәшә экраннарында «А» хәрефен күрәсез икән, сез аналог телетапшыруын карагыз.

2019 нчы елның 14 нче сентябрь көнне Арбор төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2001 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында  ҖЧҖ "Арбор" призларына "Көрәш" буенча район беренчелеге булып узды. Көрәштә 13 мәктәптән яшь көрәшчеләр катнашты.(Балтач, Яңгул, Борбаш ,Норма, Смәил, Чепья, Нөнәгәр, Пыжмара, Салавыч һөнәр лицее, Балтач, Арбор, Куныр гимназиясе, Иске Йөрек (Малмыж районы)) . Ярышларның баш хөкемдары. Ф. Хейретдинов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International