ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2019 ел
җомга

9 октябрьдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Мәскәүдә Халыкара  агросәнәгать форумы һәм “Алтын көз – 2019” күргәзмәсе  кысаларында  берничә  эшлекле  очрашу  уздырды.

Кече яшьтән үк балаларны эш сөяргә өйрәтү һәм төрле һөнәрләргә хөрмәт тәрбияләү бик мөһим. 

“Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Хөрмәт һәм мәрхәмәтлелек көне”  ел саен традиция буенча билгеләп үтелә. Агымдагы елның 9 октябрендә Автокуб коллективы өлкәннәр өчен музыкаль кичә бүләк иттеләр. 

1 - 10 нчы октябрь көннәрендә бөтен ил буенча Өлкәннәр ункөнлеге билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсенә тернәкләнү узучы өлкәннәр өчен  Чепья авыл китапханәсе белән берлектә “Шигърият сәгате” дип исемләнгән чара уздырылды.

Ел саен октябрь аенда Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Өлкәннәр ункөнлеге” кысаларында  күп төрле чаралар уза. Шул уңайдан 7 нче октябрьдә спорт яратучы өлкәннәребез арасында саф hавада «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл» дип исемләнгән уен оештырылды.

Агымдагы елның 7 нче октябрендә Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләр Чепья урта гомумбелем бирү мәктәбендә кунакта булдылар.

Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә 12 октябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан.


10
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе
2019 елның 4 октябрендә Казанда Беларусь Республикасы милке буенча дәүләт комитеты Дәүләт теркәве, кадастры һәм картографиясе федераль хезмәте (Росреестр) коллегияләренең чираттагы уртак утырышы узды. Татарстан Республикасыннан-премьер-министрның беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин.

Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары – Росреестр җитәкчесе Виктория Абрамченко ведомствоның территориаль идарәсе эше белән танышты, анда аңа илнең башка төбәкләрендә аналогы булмаган идарәнең үз эшләнмәсе – «Госземнадзор»автоматлаштырылган геомәгълүмат системасы тәкъдим ителде.

8 октябрьдә торак сату-алу белән бәйле мәсьәләләр буенча консультацияләрнең Бөтенроссия атнасы кысаларында Татарстан Республикасында яшәүчеләрдә кызыксыну уяткан «кайнар линия» булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International