ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 14 нче ноябрендә МБУ «Хыял» яшьләр үзәге «Үлем белән кайда сәүдә итәләр - хәбәр ит » дигән Бөтенроссия акциясе үткәрде. Әлеге акциядә Балтач бистәсенең үзәк урамында буклетлар таратылды.

Чараның төп максаты – җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга һәм аларны медицина күрсәткечләреннән тыш куллануны профилактикалауга җәлеп итү.

Чара өчен «Хыял» яшьләр үзәге педагог-оештыручысы Нәҗипова Л. Н. җаваплы.

13 ноябрьдә Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министрының  беенче  урынбасары    Джамбулат Хатуов АПКның  төбәк  идарә  органнары  җитәкчеләре  белән   селектор киңшмәсе  үткәрде,  ул  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре тарафыннан     минераль ашламалар  сатып алу  һәм  2020 – 2025 елларда  аларны  кулланынуны  арттыру  мәсьәләләренә  багышланган  иде. 


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

13 ноябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Балтач урта мәктәбенең 7 А сыйныфы укучылары өчен “Библиография илендә” дип аталган библиографик дәрес үткәрелде.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча)  2019 елның 13 ноябрь 18 сәгатьтән 2019 елның 14 ноябрь 18 сәгатькә кадәр:

Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба күчә торган җилнең тизлеге секундына 4-9 метр. Төнлә минималь һава температурасы 0..-3˚. Көндез максималь һава температурасы +1..+4˚. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

Татарстан Республикасының «Наз» ятим балаларга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү төбәк иҗтимагый хәйрия фонды президенты Нурания Фердобаевна Сәйфетдинова инвалид балаларга, аз керемле һәм имин булмаган гаиләләрдәге балаларга уңай тәэсирләр бүләк итте - аларга «Яшәгән - пионер Лаптев» спектаклен карау мөмкинлеге бирде

12 ноябрьдә Россия Президенты Владимир Путин авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызлар өчен кыскартылган эш көнен кертү күздә тотыла торган законга кул куйды, бу документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган. 

16 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән ачык ишекләр көне үткәрәчәк.
Бу көнне абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре университет җитәкчелеге белән очраша, әзерлек юнәлешләре һәм 2020 елда кабул итү үзенчәлекләре белән таныша алачаклар. Авыл җирлегенә эшкә кайтырга теләгән балалар өчен укытуның максатчан программалары, югары уку йортын тәмамлаучыларга һәм студентларга дәүләт ярдәменең башка чаралары турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле сөйләячәк.
Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, К. Маркс ур., 65, Икътисад институты бинасында (актлар залы).


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бу  хакта  күптән түгел  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашында  узган  Татарстанның  Фермерлар,   крестьян хуҗалыклары һәм авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары ассоциациясенең киңәйтелгән утырышында “Бәрәкәт” ССК” АХП рәисе       Рәмис Сәхапов сөйләде.  

Татарстан Республикасының «Созвездие – Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, «Россия-Культура» федераль телеканалы белән берлектә, Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәнияте, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтен үстерү һәм торгызу турында фильм әзерләде.

Фильмның премьерасы 10 ноябрьдә 12.50 сәгатьтә «Россия-Культура» телеканалында булды.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә 1  ноябрьдән аграрчылар  өчен  ташламалы  лизинг механизмын  гамәлгә ашыруның Росагролизинг тарафыннан  үзгәртелүе  турында  хәбәр  итә: Паркны  яңартуның 2.0 программасы ОТП 2020 программасына кертелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International