ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2020 ел
җомга

2009 елның 27 декабрендәге 450-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертелде.

Федераль милектә булган су объектларыннан файдаланган өчен түләү ставкаларына артыклык коэффициенты арта.

2020 елның 23 гыйнварында 13.00 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Салавыч күппрофильле лицее» МББУ укучылары һәм укытучылары арасында пневматик винтовкадан ату буенча шәхси-команда спорт ярышы үткәрде.

18 гыйнвар көнне Алан авыл клубында егетләр арасында волейбол ярышы булып узды. Ярышта "Ялкын" һәм "Бөркет" командалары катнашты. Уен бик кызу барды, "Бөркет" командасы егетләре җиңүче булды.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр итүенчә,   2019 елда  Татарстан  Республикасы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре тарафыннан үсемлекләрне яклау  чараларыннан  бушаган   25,9 тоннадан  артык  канистр һәм 14,8 тоннадан  артык   биг-беглар  кабат  эшкәртүгә  җибәрелде, бу  узган  елдагыдан  3 мәртәбә  диярлек  күбрәк.

Татарстанда  12 - 14 февральдә  Идел  буе  агросәнәгать форумы һәм  махсуслаштырылган  күргәзмә узачак, анда   Татарстан  Республикасының һәм Россия төбәкләренең 300 оешмасы һәм предприятиеләреннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре  катнашачак. 

Һәр умарталыкка аның  хуҗасы, урнашкан урыны һәм умарта  ояларының  саны  турында  мәгълүмат  белән  документ бирәчәкләр.


23
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

23 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 1 А сыйныф укучылары өчен Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулу уңаеннан, “Халык җәүһәрләрен барлаучы” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.

21-22 гыйнвар көннәрендә V «WorldSkillsBaltasi Junior-2020» Чемпионатының икенче этабы узды.

 Балтач урта мәктәбе базасында «Агач эшкәртү», «Лаборатор химик анализ» компетенцияләре буенча, «Минутка» кафесы базасында «Ресторан сервисы» компетенциясе буенча, Кече Лызи урта мәктәбе базасында «Урман эше», «Агрономия», «Ювелир эш», «Флористика» компетенцияләре буенча ярышлар узды. Барлыгы төрле гомуми белем бирү учреждениеләреннән 119 укучы катнашты.

2020 елның 20 гыйнварында 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Балтач районы Нөнәгәр авыл җирлеге Советының өченче чакырылыш илле алтынчы утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International