Балтач «Форпост» үзәге «Салавыч күппрофильле лицее» МББУ укучылары һәм укытучылары арасында пневматик винтовкадан ату буенча шәхси-команда спорт ярышы үткәрде

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

2020 елның 23 гыйнварында 13.00 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Салавыч күппрофильле лицее» МББУ укучылары һәм укытучылары арасында пневматик винтовкадан ату буенча шәхси-команда спорт ярышы үткәрде.

Ярыш хәрби-гамәли спорт төрләрен һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, яшь буында патриотизм хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

Бу чарада Балтач «ФОРПОСТ» үзәге директоры Ф.Ш. Гыйлемҗанов, Салавыч күппрофильле лицее педагогик составы һәм укучылары катнашты.

Егетләр арасында җиңүчеләр:

1 урын - Гыйләҗетдинов Әлфис, 11 сыйныф

2 урын - Хөрмәтуллин Даниф, 10 сыйныф

3 урын - Федоров Артем, 9 сыйныф

Кызлар арасында:

1 урын - Мөхәммәтгалиева Диләрә, 11 сыйныф

2 урын - Вәлиева Дилә, 7 сыйныф

3 урын - Нәҗипова Әдилә, 8 сыйныф

Командалар арасында җиңүчеләр:

1 урын - 11 сыйныф

2 урын - 7 сыйныф

3 урын - 10 сыйныф

Иң яхшы атучы булып 11 сыйныф укучысы Гыйләҗетдинов Әлфис танылды.

Укытучылар арасында ярыш җиңүчеләре:

1 урын - Садыйков Рафис

2 урын - Әминов Рамил

3 урын - Рахматуллина Фәридә

Җиңүчеләр һәм призерлар Балтач «Форпост» үзәге дипломнары һәм истәлекле призлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International