31 гыйнвар көнне Субаш мәдәният йортында китапханә белән берлектә урта яшьтәге апалар белән "Туган якның һәр үләне җанга шифа, тәнгә дәва" дигән кичә үткәрелде. Кичәдә үләннәрне җыю, киптерү, куллану тәртибе белән тәҗрибә уртаклаштылар. 12 төрле дару үләненнән “Эко – кафе" күргәзмә оештырылды. Кичә үлән чәйләре әчү белән тәмамланды.
Конгресста 200дән артык вәкил катнаша. Алар арасында Татарстаннан 100 кеше, Россия Федерациясенең 50 субъектыннан һәм дөньяның 20 иленнән вәкилләр булачак. Вәкилләр, аерым алганда, БДБ илләреннән, Германия, Мисыр, Конго, Индия Испаниия, Литва, Марокко, Мексика, Нигерия, Пакистан, Польша, Португалия, Төньяк Македония, Төньяк Ирландия, Сербия, Сенегал, Словения, Төркия һәм Эстония илләреннән. Конгресста 25 халыкара 20дән артык федераль спикерлар катнаша.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елда «Яшьләрнең социаль-икътисадый инициативалары» Гомумроссия иҗтимагый берләшмәләр берлеге яшьләрнең авторлык проектларына һәм мәгариф өлкәсендәге проектларга «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия конкурсын уздыра.
31 гыйнварда Сырья авыл клубында студентлар һәм эшче яшьләр арасында "Тәмәке дусмы, дошманмы?" темасына фикер алышу булды. Әңгәмәдә 20 дән 24 яшькә кадәрге 17 кеше катнашты.
2 февраль көнне Таузар авылы клубында "Начар гадәтләргә юл куймыйк!" дигән лозунг астында мәктәп укучылары арасында рәсем конкурсы үтте. Чарада 7 укучы катнашты.
2020 елның 28 гыйнварында «Балтач» универсаль спорт залында «World Skills Baltasi Junior» V Чемпионатының «Физик культура, спорт һәм фитнес» компетенциясе буенча ярышлар узды.
2 февраль көнне Кенәбаш авыл клубында “Сәламәт булыйм дисәң” исеме астында әңгәмә уздырылды. Яшүсмерләр белән дөрес туклану, кайбер ризыкларның файдасы һәм зарары турында фикер алышынды. Сәламәтлек турында булган мәкальләр искә алынды. Катнашучылар актив рәвештә үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар. Сәламәтлек - һәр кешенең иң зур байлыгы, дигән фикергә килеп, әңгәмәгә йомгак ясалды.
2020 елның 3 февралендә район мәдәният йорты залында Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Дамир улы Габдрахманов катнашында халык җыены булып узды. Җыелышны Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды. Собрание вел глава Балтасинского муниципального района Рамиль Рашитович Нутфуллин.
2 февраль көнне Салавыч мәдәният йортында Венера Гараеваның "Үкенергә калган гомер" дип исемләнгән драммасы куелды. Спектакль мәгънәле, эчтәлекле, хәзерге заманда бик актуаль теманы чагылдыра. Тамашачы балалары калдырган ялгыз аналар язмышын күз яшьләре аша карады. Әсәрнең авторы - Арча шәһәрендә яшәп иҗат итүче Венера Гараева үзе дә кунакка килде. "Иҗатымны ошатып, халыкка җиткергәнегез өчен рәхмәтлемен."- диде автор. Җавап итеп хөрмәтле кунакка да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- көндез 3 февральдә, төнлә һәм көндез 4 февральдә юлларда көчле бозлавык;
- көндез 3 февральдә, төнлә һәм иртән 4 февральдә томан.