ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2020 ел
җомга

Кытай Халык Республикасында (КХР) яңа коронавирус белән бәйле хәлләр уңаеннан, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Биектау территориаль бүлеге грипп, коронавирус инфекциясе һәм башка КРВЙ (Кискен респиратор вируслы йогыш) таралуын кисәтү өчен түбәндәге гигиена чараларын үтәвегезне сорый.

5 февраль көнне Балтачта оешма, учреждение һәм предприятиеләр арасында "Балтасиада" дип исемләнгән спартакиада үтте.

Бу чара Бөек Җиӊүнеӊ 75 еллыгына, ТАССРныӊ 100 еллык һәм Балтач районының 90 еллык юбилеена багышлана. "Балтасиада" спартакиадасы кышкы һәм җәйге төрләргә бүленгән.

Чараның ачылу тантанасында Балтач район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин катнашты.

Күчемсез милек объектының кадастр бәясе белән килешмәгән кызыксынган затлар, әгәр күчемсез милек объектының кадастр бәясен билгеләгәндә, алар фикеренчә, дөрес булмаган белешмәләр, шулай ук базар бәясеннән файдаланып кадастр бәясен төгәлләштерү өчен, ТР Росреестры каршындагы кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау буенча судта яки комиссиядә бәхәсләшә алалар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, судта кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләрен физик затлар тарафыннан дәгъвалау өчен комиссиягә алдан мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел. Юридик затлар өчен судка кадәр тәртипне саклау мәҗбүри. Шул ук вакытта шуны истә тотарга кирәк, әлеге Комиссия 2017 елның 1 гыйнварына кадәр билгеләнгән күчемсез милек объектларының кадастр бәясен яңадан карый.


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 6 февралендә Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хамбалова Гайшә Шаһимәрдан кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

   

6 февраль  көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Әкиятле балачак” дип аталган әкияти калейдоскоп  үткәрелде. 

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 6 февраль 18 сәгатьтән 2020 елның 7 февраль 18 сәгатькә кадәр:

Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар. Җил көньяктан секундына 5-10 м/c, төнлә урыны белән көчәйгәндә 13 м/c кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -9...-14˚. Көндез максималь һава температурасы -6..-9˚. Юлларда бозлавык.

 

5 февраль көнне Чепья авыл китапханәсендә китап укучылар белән очрашу үткәрелде. 

Әлеге очрашу кысаларында «Удмурт фольклоры хәзинәләре: җырлар, биюләр һәм шошма удмуртларының уеннары» дигән җыентыкның сынау басмасы тәкъдим ителде. Чарада Чепья урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары, укытучылар, пенсионерлар катнашты.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Татарстанда  “Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр  территориясе” X Республика яшьләр форумына заявкалар кабул итә башлау турында  хәбәр  итә.   Форумның яңа  сезонында  иң яхшы  проектларны  гамәлгә ашыруга  300 мең сумга  кадәр акча  биреләчәк. 

2020 елның 4 февралендә 13.00 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге директоры Балтач гимназиясе укучылары, «Форпост» һәм «Юнармия» хезмәткәрләре белән «Закон һәм җаваплылык», «Ничек матур бу дөнья», «Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит» дигән темаларга әңгәмә үткәрде.

 


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

4 февраль көнне Салавыч мәдәният йортында ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан Салавыч балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән әңгәмә һәм рәсем ясау уздырылды. Тарих битләренә күз салып, 1920 нче елда ТАССР төзелү, хәзерге Татарстан Республикасы, анын гербы, флагы, гимны турында балаларга сөйләнде. Балалар рәсемнәрдә туган җирне яратуларын, гаилә бердәмлеген, Татарстан флагын чагылдырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International