Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, законнарда каралган барлык срокларны үтәп, күчемсез милек белән алыш-бирешләрне тулы күләмдә башкару өчен кирәкле теркәү эшләрен дәвам итә.
7 апрельдән башлап, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе, гражданнар күчемсез милекне дәүләт теркәве туктатылган очракта, аларга нәрсә эшләргә кирәклеген һәм сәбәпләрен 2020 елның 30 апреленә кадәр юкка чыгарырга кирәклеген белеп, кайнар линия эшли башлады. Кайнар линия көн саен 8.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13.00 дән 17.00 гә кадәр барачак.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе экспертлары Галина Гончарова һәм Энҗе Мөхәммәтгалиева җавап бирәчәк.
Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез!
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе агымдагы елның 14 апрелендә 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр үз-үзеңне изоляцияләү режимында авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар өчен телефон аша «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясен оештыра: Казан шәһәре, К.Маркс ур., 31/7 йорт, телефон: 8(800) 201-16-00.
Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы! Соңгы көннәрдә азык-төлек товарларына бәяләрне арттыру мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына мөрәҗәгатьләр ешайды.
Республика халкы катнашында әлеге экспресс-сораштыру Татарстанда азык-төлек товарлары базарындагы вәзгыятьне объектив бәяләргә мөмкинлек бирер дип ышанабыз.
Экспресс-сораштыру 2020 елның 8 апреленнән 11 апреленә кадәр үткәрелә. Татарстан Республикасының һәр теләгән кешесе катнаша ала.
Бүген, 9 апрель көнне, Балтач районы хуҗалык-эксплуатация хезмәте эшчеләре үз-үзеңне изоляцияләү вакытында халыкка хезмәт күрсәтүче кибет, оешма, учреждениягә керү юлларына тротуарларга дезинфекция үткәрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә грантлар бирү өчен мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь күләме 30 млн сум булачак. Катгый таләп - крестьян (фермер) хуҗалыгының 2 елдан артык эш тәҗрибәсе булу.
Полиция хезмәткәрләре һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенеӊ райондагы белгечләре тарафыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозуның 11 очрагы теркәлгән.
Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре бар куәткә язгы культураларны чәчүгә әзерләнәләр. Әмма шуны да онытмыйлар: Татарстан – хәтәр игенчелек зонасында.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган АПКны техник модернизацияләүгә ярдәм итүнең төп механизмнарыннан берсе – ташламалы лизинг, ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә яхшырак шартларда заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алырга ярдәм итә. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән «Росагролизинг» АҖ 2020 елның 6 апреленнән 1 июненә кадәр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен кризиска каршы махсус тәкъдим кертте, ул төп бурычны 1 елга кадәр кичектерү мөмкинлеген күздә тота.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 6 апрельдә Илкүләм товар биржасы товар интервенцияләрендә катнашу өчен аккредитацияләүгә заявкалар кабул итә башлады. Торглар күләме 1,5 млн тоннага кадәр җитә, торглар башлануның якынча датасы – 13 апрель.