"Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында эшче яшьләр арасында уздырылучы "Мин татарча сөйләшәм" интеллектуаль уенының чираттагы этабы узды. Исегезгә төшерәбез: уен Татарстандага Мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан оештырыла. 20 февраль көнне үткән уенда үзәк китапханә, район мәдәният йорты, район элемтә челтәре хезмәткәрләре катнашты. Нәтиҗәләр мондый:
48 балл җыеп, "Тукай варислары" командасы (үзәк китапханә) 1 урынны яулады, "ИнтерДа" (РУЭС) һәм "Оста куллар" (район мәдәният йорты" командалары 40 балл туплап, 2 урынга лаек булды!
Катнашучыларга рәхмәтләребезне белдерәбез һәм "Тукай варислары" командасы белән финал уенында очрашачакбыз!
#Яшьләргәторак: районыбызның ике гаиләсенә торак алу өчен сертификат тапшырылды. Бүген районыбызның ике гаиләсенә «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча торак сатып алу яки шәхси торак төзелеше объекты төзүгә социаль түләү алу хокукы турында таныклыклар тапшыру тантанасы булды. Мөкминовлар һәм Зиатдиновлар гаиләсенә сертификатны Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы тапшырды. Тантанада шулай ук яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Рафис улы да катнашты.
Әгәр сез мошенниклар белән очрашсагыз, «домен патруле» на мөрәҗәгать итегез, бу кибер-куркынычларга каршы белгечләр, компанияләр һәм дәүләт органнары көчен берләштергән махсус ресурс.
2023 елның 1 гыйнварыннан 25 маена кадәр "Минем төбәк җирле үзидарәсе тарихы" VII Бөтенроссия конкурсы үткәрелә.
17 февральдә Пыжмара авыл җирлеге башлыгы, Балтач район Советы һәм Пыжмара авыл җирлеге Советы депутаты Заляев Рафил Халиф улы Пыжмара төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына парламент дәресләре үткәрде.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы, патриот шагыйрь Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты - Муса Жәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан 17 нче февральдә Балтач районы “Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе”ндә Муса Җәлил исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте.
Архивтан хәбәрләр
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү
Көндезге эш төркеме эшчәнлеге кысаларында, Балтач муниципаль районындагы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә, Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар өчен «Сәламәтлек чәе» дип аталган креатив капчыкчыклар әзерләнде.