Көндезге эш төркеме эшчәнлеге кысаларында, Балтач муниципаль районындагы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә, Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар өчен «Сәламәтлек чәе» дип аталган креатив капчыкчыклар әзерләнде. Төркемдә катнашучылар куелган максатка бик җаваплы карап, күп көч куйдылар. Алар төркемнәргә бүленеп: берәүләр өлгеләрдән капчыклар ясады, икенчеләре "Швейное дело" кабинетында капчыклар текте, өченчеләре чәйне герметик савытларга тутырды. Уртак эшчәнлек һәм җайга салынган эш нәтиҗәсендә "Сәламәтлек чәе" дип аталган 108 капчык барлыкка килде, алар 15 февральдә Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм митинг кунакларына, Хәрби хәрәкәтләрендә катнашучыларга бирелде.